15 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бу елның беренче Сабан туе Мәскәүдә узачак
Бу шимбәдә, 16 майда, Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә бу елның беренче Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Абашев «КазанФорум»да: «Татарстан медицина өлкәсендә биш килешү имзалады»
Россиянең Сәламәтлек саклау системасының башка илләрдән медицина туристларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче өстенлекләре бар. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумында Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова әйтте.
-
Яңалыклар
Бүген «КазанФорум-2026»ның өченче көне башлана
Бүген «КазанФорум-2026»ның өченче көне башлана. Эшлекле программаның көн тәртибендә – пленар утырыш.
-
Яңалыклар
Татарстан мәчетләрен төзекләндерүгә 1,82 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «КазанФорум» кысаларында узган мөселман тарихи-мәдәни мирасын саклау турындагы дискуссиядә республикада мәчетләрне реставрацияләү турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».